Апас балалары Кырымга ял итәргә китте

Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды.
(Апас, 10 август, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста яшәүче30 бала Кырымга Кара диңгез ярына ял итәргә киттеләр.  Алар төрле фәнни-гамәли бәйгеләрдә, спорт ярышларында алдынгы урыннар яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды. Күңелле сәяхәт дәвамында балаларны вожатыйлар “Дельфин” йөзү бассейны тренеры Руслан Галиуллин һәм Апас сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Бәширова озата бара.Олы юлга кузгалучы балаларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина күңелле һәм имин яллар теләделәр. Озатырга килгән әти-әниләр район башлыгына һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.