news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ун меңнән күбрәк укучы профильле математикадан БДИ тапшыра

Казанда имтихан тапшыру пунктларының берсендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та булды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Ада катнашучы өчен 10 мең 311 кеше, шул исәптән узган елларда мәктәп тәмамлаган 520, шулай ук техникум һәм көллият тәмамлаучы 105 укучы теркәлгән.

Казанның 6 нчы гимназиясендә урнашкан имтихан үткәрү пунктларының берсендә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та булды. Ул республикада математика буенча БДИ тапшыру өчен 81 пункт ачылуын, шул исәптән өйдә имтихан бирү өчен биш пункт — дүртесе Казанда һәм берсе Баулы районында булуын әйтте. Югару уку йортлары студентлары арасыннан 5 меңгә якын педагог һәм 87 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителгән.

Мәгариф һәм фән министры имтихан тапшыру пунктларының Роспотребнадзор таләпләренә туры килүен әйтте. Имтихан үткәрү пунктының һәрберсендә БДИда катнашучыларның хәлен күзәтеп торучы медицина хезмәткәрләре булуын да өстәде. Профильле математика буенча имтихан эше 19 биремнән һәм ике өлештән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Әлеге имтихан буенча билгеләнгән минималь балл 27 булырга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучылары үз эшләренең нәтиҗәләрен 24 июльдән дә соңга калмыйча беләчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100