Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан балаларга “Артек”та ял итү өчен 332 юллама алган
Республикадан 192 бала ял итү өчен Балалар ял үзәгенә җибәрелгән инде.
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан “Артек” халыкара балалар үзәгендә балалар ялы өчен 332 квота алган. Хәзерге вакытта республиканың 19 шәһәр һәм районыннан 192 бала Балалар ял үзәгенә җибәрелгән инде. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов әйтте.
Спикер сүзләренчә, “Артек.балалар” автоматлаштырылган федераль система булдырылганлыктан, лагерьга балалар шәхси казанышлары исәпкә алынып җибәрелә. Аерым алганда, сайтта балалар олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында һәм социаль проектларда яулаган грамота һәм дипломнарын урнаштыралар. Әлеге мәгълүматтан чыгып, рейтинг формалаштырыла һәм шуннан юлламалар бүленә.
Быел Татарстаннан “Артек”ка юлламаларга бәйгедә уртача бер урынга тугыз кеше катнаша. Ә аерым сменаларга исә бер юлламага 30 кеше дәгъва итә, диде Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз