Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче чыгарылышы диплом алды

Казан федераль университетын быел 174 бакалавр һәм 38 магистр тәмамлый.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Казан федераль университетында бүген, ягъни 10 июльдә берьюлы ике бәйрәм билгеләп үттеләр – Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче чыгарылышы быел уку йортының журналистика мәгариф тарихында илленче булды. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь бакалаврларга һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы мөхтәрәм кунаклар катнашында университетның Император залында узды. Чарага Татарстанның алдынгы гамәви матбугат чаралары һәм хакимият органнары вәкилләре, шулай ук республиканың матбугат дөньясы өчен җаваплы затлар чакырылган .

Җыелганнарны беренче булып Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең директоры Леонид Толчинский сәламләде. Аннан сүзне Казан дәүләт университеты ректоры Илшат Гафуров дәвам итте.

Илшат Гафуров белдергәнчә, журналист – ул ниндидер хәбәрләр тапшыручы, вакыйгалар турында бәян итүче генә кеше булып калмыйча, асылда, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра.

Барлыгы бүген 174 бакалавр һәм 38 магистр диплом алды. Чыгарылыш укучыларның иллесе кызыл дипломга ия.