КДТУ "Грамотей - Гыйлемдар - 2008" төбәк олимпиадасына чакыра

Рус һәм татар телләре буенча бәйге Идел буендагы филологик юнәлешле булмаган вуз студентлары арасында оештырыла
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан дәүләт техник университетының Рус һәм татар телләре кафедрасы "Грамотей - Гыйлемдар - 2008" төбәк олимпиадасында катнашырга чакыра. Университетның рәсми сайт хәбәрләре буенча, рус һәм татар телләре буенча бәйге Идел буендагы филологик юнәлешле булмаган вуз студентлары арасында оештырыла.
Олимпиада 2008 елның 22-25 сентябрь көннәрендә А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет базасында узачак дип көтелә. Беренче турда рус (татар) теленнән – шәхси беренчелек, икенче турда ораторлык сәнгате буенча команда беренчелеге каралган.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, татар теле буенча олимпиада өч төрле төркем өчен оештырыла. Телне яңа гына өйрәнә башлаган, телне бераз белгән һәм татар телендә иркен аралашучылар өчен аерым биремнәр әзерләнә. Олимпиадада катнашу өчен һәр уку йорты I-II курс студентларыннан 5 кешелек команда туплый ала.