Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты экспедицияләргә әзерләнә

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты экспедицияләргә әзерләнә

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты экспедицияләргә әзерләнә.

 

Институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов кая сәфәр чыгасыларын белгертергә ашыкмаса да, 4 төбәккә йөз тотылуын әйтте. “Без күздә тоткан экспедицияләрне башта Гыйльми совет расларга тиеш, аннан соң гына рәсми игълан итеп була”, - дию белән чикләнде ул.

Шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә (Казан ш., Лобачевский ур., 2/3) эшчәнлеген алып барган Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының адресын алыштыру ихтималы билгеле.