Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат
Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат.
«Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова.
Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде.
Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.
- Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак яхшы билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый.
- Альта Мәхмүтова — тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз