Актаныш мәктәпләре директорлары проект эшләрен яклады

Илшат Гафуров КФУга укырга керү, төрле юнәлешләр буенча белем алудагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.

(Актаныш, 10 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). Актанышның белем бирү оешмалары директорларына һәм аларның урынбасарларына «Хәзерге шартларда белем сыйфаты белән идарә итү» темасына укыту оештырылган иде. Уку ахырында hәр мәктәп директоры проект эше яклады, уку нәтиҗәләре буенча рейтинг булдырылды.

Бүген Актанышка эш сәфәре кысаларында Илшат Гафуров Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә проект эшләре белән танышты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Илшат Гафуровны, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишевны, КФУның Яр Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиевны район мәдәният йортында, иң элек, Актанышның бренды — чәкчәк белән каршы алдылар.

Илшат Гафуров Актаныш гимназиясе, Актаныш кадет мәктәбе, Актанышның 1нче һәм 2нче, Мари Суыксу мәктәпләре, Актаныш технологик техникумы директорының проект эшләре белән танышканнан соң, әлеге эшләрнең заманча цифрлы югарылыкта үстерелеше белән кызыксынды, укучылар һәм укытучылар өчен КФУ мөгаллимнәре белән ачык-дистанцион дәресләр дә үткәрергә тәкъдим итте.

Проект эшләрен яклау белән бер үк вакытта, мәктәпләрдә Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимнәре онлайн-дәресләр, мәдәният йортының тантаналар залында яшь укытучылар белән осталык дәресләре үткәрделәр.

Илшат Гафуров район мәдәният йортында Актаныш мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты. КФУга укырга керү, төрле юнәлешләр буенча белем алудагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.