Лаешта студентларны эчке эшләр органнары эше белән таныштырдылар

Тәртип сагында торучылар егетләргә һәм кызларга сугышчан корал күрсәттеләр, шулай ук һәр бүлекчә эшенең мөһимлеген аңлаттылар.
(Лаеш, 10 февраль, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Ел саен үткәрелә торган гомумроссия “Студентлар десанты” акциясе кысаларында Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары өчен полиция бүлегендә экскурсия оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Тәртип сагында торучылар егетләргә һәм кызларга сугышчан корал күрсәттеләр, шулай ук һәр бүлекчә эшенең мөһимлеген аңлаттылар.Лаеш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт өлкән лейтенанты Марат Насыйбуллин укучыларга полициягә хезмәткә керү, Россия ЭЭМы юридик институтларына, Россия ЭЭМның Алабуга суворов училищесына укырга керү кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштырды.Марат Насыйбуллин студентларга эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларына каралган социаль гарантияләр, компенсацияләр һәм социаль ярдәм чаралары хакында да бәян итте.