Казан укытучысы дистанцион укыту системасы турында фикерен әйтте

Югары категорияле укытучы Оксана Киселева дистанцион уку чорын форс-мажор дип атады.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дистанцион уку вакыты укытучылар өчен зур сынау булды. Бу хакта Казанның 122нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Киселева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

Укытучы фикеренчә, дистанцион уку белем бирүнең бер формасы буларак кулланылырга мөмкин. «Ләкин дүртенче чиректә, апрельдә — майда булган әйбер — ул форс-мажор иде. Бу хәтта дистант та түгел иде», — диде ул.

Киселева мәктәпләр куллана торган күп электрон белем бирү платформалары эшләнгәнен, ләкин аларның һәрберсенең үз үзенчәлекләре барлыгын әйтеп үтте. «Балалар һәм ата-аналар бик күп вариантлар булуын һәм аларның барысын да тиз үзләштерергә кирәк икәнен аңлады. Укытучылар ничек яхшырак һәм нәтиҗәлерәк укыту турында гына уйларга түгел, ә ата-аналар һәм балалар цифрлы технологияләргә чумарга һәм ничек тә булса исән калырга тиеш иде», — диде Оксана Киселева.

Укытучы укыту процессында укытучының һәм укучының шәхси элемтәсе мөһим дип саный. «Укытучы бирә торган энергия кирәк. Укытучы — ул дус, аның белән укучы соклана, аны хөрмәт итә, тыңлый. Нинди методикаларны куллануы мөһим, әмма бу унынчы эш», — дип ачыклык кертте ул.

Пандемия чорында белем бирү процессында нәрсә үзгәрде, ни өчен яшь укытучылар мәктәпләрдә эшләргә теләми һәм заманча мәктәп укучыларына китаплар кызыкмы — бу сорауларга Казан гимназиясенең 122нче номерлы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Киселева иртәгә Sntat.ru сайтында чыгачак Андрей Кузьминга биргән интервьюсында җавап бирде. Видеоверсияне YouTube тагы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының каналында карарга мөмкин булачак.