Химия буенча Нобель премиясе лауреатлары билгеле булды

Нобель премиясе тугыз миллион швед кронасы (900 мең АКШ долларыннан артык) тәшкил итә.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Джон Гудинаф, Стэнли Уиттингхэм һәм Акира Йошино литий-ионлы батареялар уйлап тапкан өчен, 2019 елда химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.«Җиңел, яңадан корып була торган һәм зур егәрлекле әлеге батареялар хәзер кәрәзле телефоннардан һәм ноутбуклардан, шулай ук электроавтомобильләрдә һәм башка бик күп өлкәләрдә  кулланыла. Алар  кояш һәм җил чыганакларыннан яңартыла торган зур энергияне туплап саклый ала», — диделәр Нобель комитетында.Соңгы елларда экспертлар литий-ионлы аккумуляторлар уйлап табучыларга Нобель премиясе бирүне берничә тапкыр фаразлаган.Лауреатларны бүләкләү тантанасы 10 декабрьдә Стокгольмда Швеция эшкуары һәм уйлап табучы Альфред Нобель (1833-1896) үлгән көндә узачак.Быел Нобель премияләренең һәр суммасы тугыз миллион швед кронасы (900 мең АКШ долларыннан артык) тәшкил итә.