Төркия балалар бакчаларында дин сабаклары укытылачак

Төркия Мәгариф министрлыгы төрле провинция мөфтиятләре белән берлектә өстәмә дин дәресләре бирү өчен, укыту-агарту проекты кертеп җибәрергә ниятли.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Төркия Мәгариф министрлыгы, төрле провинция мөфтиятләре белән берлектә өстәмә дин дәресләре бирү өчен, укыту-агарту проекты кертеп җибәрергә ниятли. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

Министрлык һәм мөфтиятләрнең килешүе Анталья һәм Болуда төзелгән инде, - дип хәбәр иткән җомга көнне "Cumhuriyet" басмасына сылтама белән "NewsTurk" сайты.

Мәктәптә 4нче сыйныфтан мәҗбүри булган дин дәресләрен балалар бакчаларында инде 4 яшьтән укыту ниятләнә. Мөфтият вәкилләре  белән дәресләр атнасына алты сәгать булыр, дип фаразлана.