news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 100 балл җыйган укучыларга планшет бүләк иттеләр

Иң күп баллны 4нче гимназия укучысы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хусейнова җыйган.

Алабугада 100 балл җыйган укучыларга планшет бүләк иттеләр
«Новая Кама»

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Район җитәкчесе кызларның имтиханда уңышларын билгеләп үтте һәм аларга планшет белән чәчәк тапшырды. Кызлар рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган. Иң югары нәтиҗәгә 4нче гимназия укучысы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хусейнова иреште.

Чыгарылыш укучылары имтиханның җиңел сынау булмавын таныды. Алар бердәм дәүләт имтиханнарына 10 сыйныфта ук әзерләнә башлаган. Мәктәптә дәресләрдән тыш, Виктория һәм Вероника мөстәкыйль рәвештә дә күп шөгыльләнгән. Кызлар Казан федераль университетына укырга керергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100