Рафис Борһанов БДИга карашы уңай якка үзгәрү тарихын сөйләде

Министрга Бердәм дәүләт имтиханын стресс кичерми торган итеп үзгәртеп буламы, дигән сорауга җавап бирде.
(Казан, 9 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның 179 гимназиясендә яшь укытучылар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Бердәм дәүләт имтиханына мөнәсәбәте турында сөйләде.Мамадышның яшь укытучысы Айгөл Хәкимова БДИны укучылар стресс кичермәслек итеп үзгәртеп буламы дип сорады. "Үзегез БДИда кайчан булдыгыз" дип сорады аннан министр. "2014 елда мәктәпне тәмамладым, БДИ тапшырдым, үзем дә, сыйныфташларым да стресс кичердек", - ди Айгөл.Рафис Борһанов Рособрнадзорда әңгәмә вакытында, Сергей Кравцовның үзеннән БДИга мөнәсәбәтен сораганын һәм аңа бу хакта тискәре җавап биргәнен әйтте. "Ул миннән "БДИда кайчан булдың" дип сорады. "Булмадым, халыкта шундый сүз" дим. "Әйдә, бер айдан сынау рәвешендә БДИ булачак, син барып кил, аннары сөйләшербез" ди", - дип сөйләде Рафис Борһанов.Министр имтиханга килгәч, башкалар кебек үк тикшерелеп кергәнен әйтте. "Каеш, сәгатьләрне салдым, телефонны, ручканы калдырдым. Аннары класска кердем. Биремне ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Аннары Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе буларак чын БДИга килгәч, БДИ тапшыру өчен тагын нәрсә кирәк" дип сорадым. Бөтенесе бертавыштан "бары тик предмет кына белергә кирәк" диделәр", - ди министр.Аның фикеренчә, башлангыч имтиханнар, олимпиадалар стресска каршы торырга өйрәтә. "БДИны мактарга да, сүгәргә дә була, ләкин бүген бүтән альтернативасы юк. Мин чыгарылыш имтиханы тапшырдым. Сез әллә анда азрак дулкынланасың дип уйлыйсызмы? Бу шулай ук белемеңне сынау. Имтиханга явыз көч, мәҗбүриләү кебек карарга ярамый. Кеше белемен күрсәтә белергә тиеш", - ди министр.Рафис Борһанов тормыш юлында стресслы вакытлар күп булачагын, шуңа күрә кеше яраклаша белергә тиешлеген искәртте.