Рәдиф Жамалетдинов: «Бүгенге көнгә абитуриентлардан 3 мең гариза керде”

Самара шәһәреннән ТДГПУга укырга керергә теләк белдергән абитуриенттан почта аша документлар килгән. Ә гаризаны университетның рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына он-лайн режимындагы видеоконференциядә катнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов һәм вузның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Рөстәм Миңнеәхмәтов 2008-2009 уку елында укырга кабул итүгә бәйле мәгълүмат белән таныштырды. Ректор билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә абитуриентлардан 3 мең гариза кергән. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда, 500 гаризага күбрәк булган. Хәтта Самара шәһәреннән ТДГПУга укырга керергә теләк белдергән абитуриенттан почта аша документлар килгән. Ә гаризаны университетның рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
Р.Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, гаризаларның күбрәк бирелүе куандыра. Быел гаризаларның күпчелеге юридик, социаль-икътисади, чит телләр һәм Көнчыгыш телләре факультетына бирелгән. Абитуриентлар бигрәк тә дөнья икътисады, тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме белгечлекләренә кызыга. Мәсәлән, тәрҗемәче белгечлегенә бер урынга 13-15 кеше туры килә.
Агымдагы уку елында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты яңа белгечлекләр дә ачкан. Студентлар юридик факультетта - юриспруденция, физкультура һәм спорт факультетында тренер һөнәрен үзләштерә алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы 3 елда университетта яңа 20 белгечлек ачылган.