Түбән Кама мәктәпләре Татарстанның иң яхшы белем учаклары исеменә дәгъва кыла

Алар республика конкурсында җиңәрме–юкмы, анысы июнь ахырында билгеле булачак
(Түбән Кама, 9 июнь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама муниципаль районының берьюлы өч белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәбе” һәм “Белем бирү учреждениесенең иң яхшы директоры” республика конкурсларының финалына узды.
Түбән Кама шәһәренең 14 нче лицее һәм 22 нче мәктәбе, шулай ук Красный Ключ бистәсе гимназиясе җиңүгә дәгъва кыла. Жюри әгъзалары әлеге белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген югары бәяләде.
Алар республика конкурсында җиңәрме–юкмы, анысы июнь ахырында билгеле булачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган гомумреспублика чарасында узачак.