Германиягә укырга китәргә теләүчеләр өчен бәйге игълан ителә

Бәйгедә ТР югары уку йортларын тәмамлаган, агымдагы елның беренче октябренә кадәр 27 яше тулмаган яшьләр катнаша ала
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Германия академик алмашулар хезмәте тарафыннан, ТР Хөкүмәтенең Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләүгә грантлар программасы кысаларында, ТР югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында, барлык белгечлекләр буенча, магистратурада белем алу өчен стипендияләргә бәйге игълан итә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, бәйгедә ТР югары уку йортларын тәмамлаган, агымдагы елның беренче октябренә кадәр 27 яше тулмаган яшьләр катнаша ала. Алар теге яки бу белгеч, бакалавр дипломын 2006 елдан да иртәрәк алмаска тиеш. Аспирантлар әлеге программада катнаша алмый.
Германиядә белем алу вакыты – агымдагы елның 1 нче октябреннән 2010 елның 31 нче июленә кадәр. Стипендиатлар немец вузында (Master-und Aufbaustudiengänge) махсус курсларда дипломнан соң белем алу системасы буенча укыячак. Бу аларга өстәмә квалификация, югары белем турында немец таныклыгы (магистр дипломы) алырга мөмкинлек бирәчәк.
Германиягә укырга китәргә теләүчеләр Казанда агымдагы елның 5-6 июлендә немец профессорлары белән әңгәмә узарга тиеш булачак.