Санкт-Петербургтагы “Фәезханов укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан галимнәре катнашты

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, галим Альберт Борһанов шул хакта тәгаенли

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Узган атна ахырында Санкт-Петербург каласындагы Дәүләт эрмитажы базасында “Фәезханов укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференция булган. Анда катнашып чыгыш ясаганнардан ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, танылган тарихчы-археолог һәм шәрык белгече, Урта Азия һәм Иран, Урта һәм Түбән Идел буе төбәкләре борынгы һәм урта гасырлар тарихы һәм археологиясе белгече, 200дән артык фәнни хезмәтләр (дәреслекләр, китаплар, монографияләр) авторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт әфәнде Борһанов (беренче фотода сулдан - икенче) Казанга кайткач, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шушы чара турында бәян итте. Республикабыз фәнни учреждениеләреннән, югары уку йортларыннан анда тулы бер делегация булып галимнәр барган.

Алдан ук шуны әйтик: фәнни чара РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Дәүләт эрмитажы, Санкт-Петербург университеты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү ислам институты тарафыннан оештырылган.

Искәртеп үтәбез: “Фәезханов укулары” 2004 елның маенда беренче тапкыр Түбән Новгорд өлкәсе Пильна районы Сафаҗайда – татарның мәшһүр галиме, мәгърифәтчесе - татарлар арасында мәгърифәтчелек идеяләрен таратуга Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте һәм фикердәше Хөсәен Фәезхановның (1828-1866) туган төбәгендә үткәрелә. Аннан соңгы елларда әлеге фәнни чара, нигездә, Түбән Новгород каласында төбәк һәм илкүләм дәрәҗәсендә булса, бу юлы халыкара югарылыкта уздырылган. Моның өчен Санкт-Петербург каласы сайлануына да нигез бар: Х.Фәезханов Санкт-Петербург университетында 1857-1866 елларда төрек-татар теле укытучысы булып В.В.Розен, В.В.Вельяминов-Зернов, Б.А.Дорн, П.И.Лерх кебек профессорлар белән эшли, В.В.Стасов, Ч.Ч.Вәлиханов кебек прогрессив фикер ияләре белән таныша һәм якыннан аралаша; Н.Г.Чернышевский, Н.А.Добролюбов фикердәшләреннән кайбер кешеләр дә аның якыннары була.

Санкт-Петербургта Мөселман мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелгән “Фәезханов укулары” бу юлы “Евразия халыклары дәүләтчелеге һәм мәдәни гореф-гадәтләрендә Алтын Урда мирасы” темасына багышланган. Әлеге тема сайлануы да очраклы түгел. Аерым алганда, конференция Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышлана, шул рәвешле, Евразия кыйтгасындагы илләрдә фәнни һәм дәүләти институтлар шушы датага билгеләгән фәнни чараларны башлап җибәрә, дип тәгаенләде Татарстан галиме А.Борһанов. Аннары Хөсәен Фәезхановның Алтын Урда варислары – төрки-татар дәүләтләре тарихын өйрәнгәнлеге дә исәпкә алынган.

Фәнни-гамәли конференция 2 пленар утырыштан, 4 секциядән гыйбарәт булган. Темалары: Алтын Урда тарихының чыганакларны өйрәнү фәне, тарих фәне тарихын өйрәнү фәне (историография) һәм фәлсәфә тарихы (историософия); Алтын Урда һәм аның дәүләтләре культурасы һәм эчке тормышы; Алтын Урданың үзәк һәм чит-як тирәлеге мөнәсәбәтләре һәм халыкара элемтәләре; Алтын Урданың һәм Алтын Урда дәүләтләренең сәяси һәм социаль тарихы.

Тарихчы-археолог Альберт Борһанов сүзләренчә, халыкара форум барышында Россия Федерациясенең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Воронеж, Әстерхан, Рязань, Курган, Симферополь, Бакчасарай һ.б. төбәкләреннән, Казакъстанның Астана һәм Алматы, Үзбәкстанның Ташкент, Бохара һәм Чирчик, Кыргызстанның Бишкәк, Азәрбайҗанның Баку, Украинаның Одесса, Финляндиянең Оулу шәһәрләреннән галимнәр һәм белгечләр, иҗтимагый оешмалар һәм дини даирәләр барлыгы 68 чыгыш, шул исәптән Татарстан делегациясеннән ТР Фәннәр академиясе, аның Тарих институты, Казан федераль университеты галимнәре һәрбер секциядә катнашып, 2 дистәгә якын чыгыш ясаган.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителгән. Аның буенча фикер алышуда һәм, документ кабул ителгәнче, өстәмә тәкъдимнәр белән ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Альберт Борһанов һәм Дамир Исхаков чыккан. Җыеп кына әйткәндә, халыкара фәнни-гамәли конференциядә булган докладлар быел “Наследие Золотой Орды в государственности и культурных традициях народов Евразии” дигән исемдә җыентык булып бастырылачак.

Фәнни чарада катнашучылар өчен мәдәни программа кысаларында илебезнең икенче башкаласы саналган тарихи каланың истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылган, шул исәптән Дәүләт эрмитажына, Санкт-Петербург җәмигъ мәчетенә, Петр һәм Павел кальгасына һ.б. урыннарга.