Түбәнкамалылар полилингваль комплекс төзүдә Алабуга тәҗрибәсен өйрәнә

Укучылар төп фәннәрне өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә үзләштерә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе, «күптелле белем бирү комплексы» мәктәбе булдыруда тәҗрибә туплау максатыннан, Алабуга уку-белем бирү учреждениеләрендә булды.

Делегация составында мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәләре җитәкчеләре, баш архитектор һәм Түбән Камада мондый комплекс булдыруга җәлеп ителгән команда әгъзалары бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренче булып, вәкилләр «Alabuga International School» белем бирү комплексына килде, биредә балалар бакчасы һәм мәктәп берләштерелгән. Дәресләр бары тик инглиз телендә генә укытыла. Учреждение «Алабуга» махсус икътисадый зонасы предприятиеләре белән берлектә кече яшьтән булачак инженерлар әзерли, анда балалар үз белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәнә.

Аннары түбәнкамалылар моннан бер ел элек төзелгән «Адымнар» мәктәбенә юл алды. Полилингваль комплекс заманның барлык таләпләренә дә җавап бирә: биредә 25 метрлы бассейн, күрсәтмә материаллар белән җиһазландырылган химия һәм биология кабинетлары бар, бию коллективыннан алып, видеолабораториягә кадәр түгәрәкләр эшчәнлеге үсеш алган. Укучылар төп фәннәрне өч телдә — татар, рус һәм инглиз телләрендә үзләштерә.

Айдар Метшин безнең белгечләрнең бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм Түбән Кама муниципаль районында уникаль комплекс булдырырга тиешлеген билгеләп үтте.