«Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесендә җиңүче мәктәптә кәгазь эшен киметүне сорады

Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия Корбанова сүзләренчә, укытучының балалар белән күбрәк эшләргә мөмкинлеге булырга тиеш.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге 10нчы мәктәп укытучысы Галия Корбанова мәктәптә кәгазь эше киметелсен, татар теле дәресләренең сәгатьләр саны кире кайтарылсын иде, дигән теләк белдерде.

Галия Корбанова — Казанда уздырылган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе.

ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин бәйгедә катнашучылар белән очрашуда укытучылардан мәгариф системасында борчыган проблемалар турында сорады.

«Кәгазь эше бераз кимесен иде. „Бетерәбез-бетерәбез“, диләр, ләкин һаман бетермиләр… Татар теле дәресләренең сәгатьләр саны да кире кайтарылсын иде», — диде Галия Корбанова. Ул укытучының кәгазь эше белән түгел, ә балалар белән күбрәк эшләргә мөмкинлеге булырга тиеш, диде.

Укытучылар белән очрашу Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Бәйгедә җиңүчеләрне Ленин исемендәге мәдәният йортында бүләкләделәр.