“Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсында Яр Чаллы укытучысы җиңү яулады

Конкурста Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән 97 укытучы катнашкан

 (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Халыклар Дуслыгы йортында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Конкурста Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән барлыгы 97 укытучы көч сынашты. Бәйгенең кичә һәм бүген Казанда үткәрелгән финал өлешенә исә татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, марий, мордва теле һәм әдәбияты укытучыларының 25е чыкты. Анда катнашучылар туган телне мәдәниятләр диалогы нигезендә укытуның методик алымнарын файдаланып, мастер-класслар үткәрде һәм үзләренең милли киемнәрен тәкъдим итте.

Нәтиҗәдә, “Туган тел-2015” Бөтенроссия туган тел һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класслар конкурсның Гран-при иясе дип Яр Чаллының 25нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсим Хафизов табылды.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.