Әлмәттә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булды

Анда шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары катнашты.

(Әлмәт, 9 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең 11нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Дәрестән тыш вакытта укучыларның уку мөстәкыйльлеген формалаштыру» темасына семинар узды.

Мәктәп укытучылары һәм кунаклар дәрестән тыш вакытта укучыларның мөстәкыйльлеген формалаштыруда үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Педагогларның темалар буенча эш тәҗрибәсеннән чыгышлары тыңланды.

Башлангыч мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан иҗади эшләр күргәзмәсе һәм башлангыч мәктәп укучыларының портфолио казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.