Илсур Һадиуллин бишле билгеләреннән торган аттестат һәм медаль алу тәртибен аңлатты

Медальгә баручы укучы имтиханда рус теленнән кимендә 70 балл җыярга тиеш.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2021 елда бишле билгеләреннән генә торган аттестат һәм медаль алу тәртибен аңлатты.

«Бишле билгеләреннән генә торган урта гомуми белем турындагы аттестат бирелгәндә барлык фәннәрдән йомгаклау билгеләре „бик яхшы“ булудан тыш, имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алына», — диде Илсур Һадиуллин.

Медальгә баручы укучы бердәм дәүләт имтиханын сайлаган очракта рус теленнән кимендә 70 балл җыярга тиеш. Әгәр ул дәүләт чыгарылыш имтиханын сайласа, аңа мәҗбүри тапшырыласы фәннәрдән «бишле» билгесе алырга кирәк.

«Әгәр дә медальгә һәм бишле билгеләреннән генә торган аттестатка баручы укучы мәҗбүри предметлардан минималь бусаганы беренче омтылыштан үтә алмаса, медаль алу хокукын югалта», — диде министр.