Азнакай укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итәләр

Моңа һәр мәктәп кушыла

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Бердәм дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк.

Дөрес юнәлеш бирү максатында, мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән аңлату эшчәнлеге башланды. Психологик-педагогик ярдәм кысаларында беренче очрашу 2 декабрьдә 5 нче мәктәптә үтте. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, ай дәвамында ул барлык белем йортларында уздырылачак, диелә “Маяк” газетасында.