Татарстан фәннәр академиясе югары уку йортларының 15 студентына стипендия түли

Студентлар бер семестр дәвамында ай саен 2300 сум стипендия алачак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан фәннәр академиясе Татарстанның югары уку йортларының 15 студентына стипендия түлиячәк. Аларның тугызы – Казан (Идел буе) федераль университетыннан, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Студентлар бер семестр дәвамында – сентябрьдән февральгә кадәр, ай саен 2300 сум стипендия алачак. Стипендиягә лаек булучылар – укуда һәм фәнни эшләрдә уңыш казанучылар һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр, диелә хәбәрдә.