Илсур Һадиуллин: Укытучыларны тотып калу өчен халык тарафыннан яхшы мөнәсәбәт кирәк

«Яшь кенә мәктәпкә килгән укытучыны бер ай эшләүгә, әти-әниләр гел „бирегез, әйдәгез, сез моны эшләргә тиеш“ дип йолкып торса, гафу итегез, моңа кем чыдасын?! Алай була алмый! Без барыбер бергә эшләргә тиеш, шул вакытта вазгыять үзгәрәчәк», — диде министр.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучыларны мәктәпләрдә тотып калу өчен, халык тарафыннан яхшы мөнәсәбәт кирәк. Бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгышыннан соң әйтте.

«Укытучыларны тотып калу өчен иң беренче укытучыга, гомумән, мәгариф системасына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бу мөнәсәбәт ул Хөкүмәт, Президент тарафыннан бик яхшы. Дәүләт дәрәҗәсендә борчылып сөйлиләр, ә менә халык, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка оешмалар тарафыннан әгәр аларга яхшы караш булмаса, ул бик катлаулы», — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Яшь кенә мәктәпкә килгән укытучыны бер ай эшләүгә, әти-әниләр гел „бирегез, әйдәгез, сез моны эшләргә тиеш“ дип йолкып торса, гафу итегез, моңа кем чыдасын?! Алай була алмый! Без барыбер бергә эшләргә тиеш, шул вакытта вазгыять үзгәрәчәк», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр сүзләренчә, быел укырга керүчеләрнең исемлеген карасаң, күп кенә педагогик белгечлекләргә чит телләр дә керә. «Математика һәм чит тел, тарих һәм чит тел буенча белем алган белгечләр мәктәпләргә кирәк, алар төпләнеп калыр дип өметләнәбез», — дип белдерде ул.