Филология институты доцент Рамилә Сәгъдиеваның кайгысын уртаклашуын белдерде

КФУ Филология институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рамилә Сәгъдиеваның әтисе вафат.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рамилә Сәгъдиеваның әтисе вафат булу сәбәпле институт кайгы уртаклашты.

«Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, укытучы һәм студентлары Фатыйхов Камил Шаһимулла улының вафат булуы сәбәпле, татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Сәгъдиева Рамилә Камил кызының, мәрхүмнең тормыш иптәше Разия ханымның, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелгән хәбәрдә.