Актаныш районы укучылары экология буенча белемнәрен тирәнәйтте

Алар уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген ачыклады.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укучыларны чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәтү буенча экологик дәрес узды. Алар уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә һәм көндәлек тормышта чүп-чар эзен киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген ачыклады. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук укучылар файдаланылган батарейкаларны ташларга ярамавын да искә төшерделәр, чөнки аларда экология өчен зарарлы кушылмалар күп.

«Мондый чараларның максаты — балаларны калдыклар белән дөрес эш итүгә һәм табигатьтә үз-үзеңне аңлы тотарга өйрәтү. Бу эштә иң мөһиме — үзеңнән башлау. Чөнки һәр аерым алынган кеше дөньядагы экологик хәлгә йогынты ясарга мөмкин», — диде министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров. 

Тематик дәрестән соң балалар Әнәк авылы музей-йортында булды, анда татар халкының көнкүреше белән таныштылар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен һәм агач коралларын күрделәр. Чара уңышлы узды, укучылар экспозицияне кызыксынып карады һәм музей хезмәткәрләренә танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт белдерде.