news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Мәктәп Интернетының тизлеге смартфонныкыннан өч тапкырга калыша иде

Яңа уку елыннан Татарстанда барлык мәктәпләр дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән.

Айрат Хәйруллин: Мәктәп Интернетының тизлеге смартфонныкыннан өч тапкырга калыша иде
https://tatarstan.ru/

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңа уку елына кадәр Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә Интернетының тизлеге смартфонныкыннан өч тапкырга кимрәк булганын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

«2020 елга кадәр 1045 мәктәптә Интернетның тизлеге секундына 2-8 Мбит иде. Чагыштыру өчен, 4G Интернет булган смартфонда әлеге күрсәткеч секундына якынча 25 Мбит тәшкил итә. Тизлеге смартфонныкыннан өч тапкыр калышкан Интернет белән информатика, яисә биология дәресен үткәрүне күз алдына да китереп булмый», — диде Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, бүгенгесе көндә Татарстанда барлык мәктәпләргә, ягъни 1680 мәктәпкә, җепселле-оптик элемтә линиясе кертелгән. Яңа элемтәнең тизлеге секундына якынча 100 Мбит тәшкил итә. Моңарчы 635 мәктәп кенә югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән булган. Күбесенчә алар шәһәрнекеләр булган. Шулай да, Казанда 38 мәктәпкә югары тизлекле Интернет яңа уку елында гына кергән.

«1 сентябрьдән 447 мең мәктәп укучысы Интернет аша тормышка ашырыла торган белем бирү проектларында катнаша ала. 36 мең педагог югары тизлекле Интернеттан файдалану мөмкинлеге алды. Укучыларга биология, физика дәресләрендә 3D-модельләр, югары сыйфатлы видео-лекцияләр ярдәмендә катлаулы процессларны аңлатырга мөмкинлек ачылды» — диде элемтә министры.

Татарстанда соңгы сигез елда укыту процессында Интернет трафигы ун мәртәбә артуын, һәм киләчәктә дә әлеге тенденция дәвам итәчәген белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100