Мөслимдә инклюзив мәгарифне өйрәнделәр

Инклюзив мәгариф - сәламәт укучылар белән янәшәдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да белем алу мөмкинлеге.

(Казан, 8 август, "Татар-информ). Август киңәшмәсе кысаларында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре инклюзив мәгарифкә багышланган секциядә катнашты. Әлеге чара бүген, ягъни 8 августта, Мөслимдә оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, инклюзив белем бирү – сәламәтлекләре чикләнгән балаларның гомуми мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге.

“Инклюзив белем бирү – мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен заманда укыту моделе” дип исемләнгән секциядә мөгалимнәрдән кала ата-аналар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре һәм белем бирү өлкәсендә хезмәт куючылар тәҗрибә алмашты. Киңәшмәдә катнашучы кунакларны Мөслим лицее каршы алды.

Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары кунакларга үзләре ясаган сабыннарны бүләк иттеләр. Мәктәп каршында эшләгән лагерьда мөмкинлекләре чикләнгән балалар сабыннар, топиарий ясый, тактага сурәтләр төшерү белән шөгыльләнә, дип белдерде оештыручылар.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә, 7 августта, Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе башланды. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.