Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында 155 белгеч диплом алды

Быел уку йортын көндез һәм читтән торып укучы утыз өч студент бик яхшыга тәмамлады.
(Тәтеш, 8 июль, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Елена Викторова). Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының 155 чыгарылышы диплом алды, алар урта звено һәм квалификацияле эшче белгечләр сафын тулыландырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.“Үрләр яулаганда сезгә уңышлар юлдаш булсын, безнең уку йорты бусагаларыннан чыгып киткәч, сезне яңа ачышлар көтә. Техникумны онытмагыз. Лаеклы кешеләр булып калыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илдар Сәхауов.Быел уку йортын көндез һәм читтән торып укучы утыз өч студент бик яхшыга тәмамлады.“Легендар уку йортыннан төрле юнәлештәге 150дән күбрәк белгеч чыга, аларны район, республика, илнең халык хуҗалыклары көтә. Егет-кызларның планнары зурдандыр, мөгаен, әмма минем теләгем – укытучыларны һәм остазларыгызны онытмагыз”, – диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков.“Чыгарылышларның егерме проценты диярлек дипломны бик яхшы билгесе белән алды, димәк бу, техникумда укытуның сыйфаты югары дәрәҗәдә булуын аңлата. Сез әле яшьләр, сезгә алга барырга һәм иҗат итәргә кирәк. Бүгенге көндә зур хуҗалыкта эшләргә яки үз эшеңне ачарга мөмкин, бары теләк һәм омтылыш кына булсын”, – диде атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Фазлыев.Яшь белгечләр бик тиздән илнең төрле почмакларына таралышачак, бәлки аларның кайберләре танылган агроном, финанс белгече яки аш-су остасы булыр.