Кукмараның Мәчкәрә урта мәктәбендә капиталь ремонт бара

Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче әлеге белем йорты үз ишекләрен тәүге тапкыр 1974 елда ача һәм моңарчы бер дә капиталь ремонт күрми

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Кукмара муниципаль районының Мәчкәрә урта мәктәбендә инде яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә дәвам итә. Бүгенгә ике катлы бинаның тәрәзәләрен алмаштыру бара, түбәнең ярты өлеше ябылып беткән.
Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче әлеге белем йорты үз ишекләрен тәүге тапкыр 1974 елда ача һәм моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт күрми. Агымдагы уку елында Мәчкәрә урта мәктәбендә 105 бала укыган, 20 укытучы хезмәт куйган. Чыгарылыш сыйныфны 11 укучы тәмамлаган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.