Казанда Интеллектуаль универсиада старт ала

Чаралар атна саен чәршәмбе көннәрендә уздырыла

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 10 нчы июльдә Казанда Интеллектуаль универсиада ачыла. Аны күптән түгел Казанда барлыкка килгән “Кояш” (“Солнце”) мәктәбе уздыра, әлеге мәктәп укучыларның фәнни-тикшерү потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

Казан укучылары, Бөтендөнья студентлар уеннары кунаклары балалары һәм катнашучылары, барлык теләк белдерүчеләр интеллектуаль көрәшләрдә катнашырга чакырыла. Чараны оештыручылар үз проетларының идеясен түбәндәгечә аңлата: Универсиада – ул “университет” һәм “Олимпиада”. Университет – барлык фәннәрнең берләшүе, ә Олимпиада – ул Борынгы Греция, философларның әйләнә-тирәне аңлау турында бәхәсләре, ярышлар. Интеллектуаль универсиада әлеге төшенчәләрне бер чарага берләштерә.

Программада – әдәби түгәрәк, “Филология старты” фәнни-тикшерү түгәрәге, эвристика, космонавтика, астрономия, астрофизика, һ.б.

Интеллектуаль универсиада сәгать 16.00 башлана һәм Кави Нәҗми урамы, 18 адресы буенча уза, дип хәбәр иттеләр КФУ лицеенда.