Мәскәү һәм Төмән татар мәктәпләре Җиңү бәйрәменә багышланган концерт куйдылар

Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбендә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чарага Төмәннең татар компонентлы 52нче мәктәп укучылары килде.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең М. Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантана узды. Чарага Төмән шәһәренең татар этномәдәни компонентлы 52нче мәктәбе укучылары килде. Бу хакта «Татар штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шулай ук Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбе укучыларының әти-әниләре чакырылган иде. Кичәне Мәскәү мәктәбе укучылары ачып җибәрде, алар Муса Җәлилнең татар телендә патриотик шигырьләрен сөйләде.Мәктәп директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова билгеләп үткәнчә, татар мәктәбендә Сугыш һәм тыл ветераннарын күрү бөтен коллектив өчен бәйрәм. «Безнең укучылар тынычлыкны фашизмның явызлыгыннан азат итүче буынның лаеклы дәвамчылары булырга тырышалар. Сез барыбыз да уртак җиңүгә үзегездән өлеш керттегез. Безнең яңа буын нәкъ менә сезнең үрнәктә тәрбияләнә», - дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова.Мәскәү укучылары чыгышын Төмән татар мәктәбе укучылары дәвам итте. Себер кунаклары татар телендә шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Шулай ук Төмән мәктәбе укучылары совет солдатлары эзләреннән булган эзләү эшләренә багышланган тикшеренү эшләре белән дә уртаклаштылар.Мәктәп директоры Манкаева Алевтина Зиннәтулла кызы әйтүенчә, алар һәрвакыт Мәскәү татар мәктәбе нәтиҗәләренә һәм җиңүләренә тигезләнергә тырышалар.«Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина Мәскәү һәм Төмән татар мәктәпләре коллективларына татар мәдәниятен һәм телен саклап калуда актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Алга таба Мәскәү мәктәбе делегациясе Төмәнгә җавап сәфәре белән барачак.