Алабугада"Форпост" үзешчән сәнгать фестивале узачак

Фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак.

(Алабуга, 8 май, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада 12 май көнне мәктәп укучылары һәм студентлардан торган "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасының традицион үзешчән сәнгать фестивале үткәреләчәк. Быел чара 15 нче тапкыр уздырыла.

Узган еллардагыча, фестиваль бөтен республикадан "Форпост" төркемнәрен җыя. Фестиваль "Яшь төзүче" ял аланы базасында үтәчәк. Оештыручыларның сүзләренчә, ачылыш тантанасына республика идарә тармакларының вәкилләре чакырылган. Фестивальдә фотоконкурска йомгак ясалачак, төркемнәр визиткаларын тәкъдим итәчәк. Алар "Җыр учак янында" һәм "Үзенчәлекле жанр" бәйгеләрендә көч сынашачак. Фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак.