Татарстанда мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруып үткәрү, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына максатчан кабул итүнең гамәлгә ашырылуы турында сүз була

 (Казан, 8 май, "Татар-информ"). 13 майда Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары катнашында республикакүләм киңәшмә була.

Киңәшмә барышында быел 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына максатчан кабул итүнең гамәлгә ашырылуы һ.б. хакында сүз барачак. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар 2016 елда мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабы нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.