Марат Бариев: "Хәзер төп бурыч - мәгарифне үстерү"

Казанда "Бердәм Россия" БСП ТТБ башкарма комитетында беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның чираттагы дебатлары узды

 (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда "Бердәм Россия" БСП ТТБ башкарма комитетында беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның чираттагы дебатлары узды."Милләтне саклау: мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт" темасына узган дискуссиядә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Тимерясов исемендәге Икътисад, идарә итү һәм хокук институты ректорының беренче урынбасары Игорь Бикеев, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова, ТР Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге директоры Дмитрий Туманов һәм Казан энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов катнашты. Дебатны партиянең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев алып барды.

"Бердәм Россия" БСП ТТБ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Марат Бариев үзен нык борчыган мәсьәләдән башлады. "Безнең яшьләр тарихны бөтенләй белми. Күптән түгел бөтенроссия тесты үткәрелде, нәтиҗәләр бик аяныч иде. Балалар Зоя Космодемьянская, герой пионерлар, Алексей Маресьевның кем икәнлеген белми. Алар үз геройларын белмиләр, ә бит берничә ел элек Путин, Ватанны саклаучыларның исемнәрен белергә кирәк, диде. Әмма бу балалар гаебе түгел. Мәктәп программасыннан безнең халыкның батырлыгы турындагы әсәрләрне алдылар. Шуңа күрә безнең мәгариф системасы миндә сораулар тудыра", - диде ул.

Игорь Бикеев сүзләренчә, безгә, беренче чиратта, сыйфатлы мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә кирәк. Болар барысы да күп акча таләп итә, безгә аны каян алыйк диләр. Акча бар, аларны коррупция йота. Әгәр без коррупцияне җиңсәк, хезмәт хакларын арттыра, лаеклы пенсия түли, мәктәп һәм хастаханәләр төзи алабыз", - диде Игорь Бикеев.

Ольга Павлова фикеренчә, милләтне саклауга яшьләрне физкультура һәм спортка актив җәеп итү керә. Республикада бу өлкәдә эшләр яхшы, чөнки ТР җитәкчелеге спорт юнәлешен үстерүгә өстенлек бирә. "Без профессиональ спорт турындагы законны озак кабул итәбез, ә спорт бергәлеге квалификацияләнгән документка мохтаҗ", - дип саный Павлова.

Дебатларны алып баручы Андрей Кондратьев катнашучыларга: "Дәүләт Думасы депутаты булгач, беренче чиратта, нинди закон кабул итәр идегез?" - дип сорады.

Күп еллар дәвамныда профессиональ рәвештә яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче Марат Бариев, әлбәттә, "Яшьләр турында"га закон кабул итәр идем, диде. Ольга Павлова – профессиональ спорт турында, Игорь Бикеев - коррупциягә каршы.

Ә менә Дмитрий Туманов зур спортта чит ил уенчыларын сатып алуны тыю ягында. "Мин 60 млн еврога уенчылар сатып алуны тыяр идем. Ә мәҗбүри рәвештә профессорлар алуны тәкъдим итәр идем. Әлбәттә, бердәм дәүләт имтиханнарына каршы чыгар идем. Бу - җинаять оешмасы! Без ике буынны югалттык инде! Килеп җиттек: Җиңү көне алдыннан Казанның бер генә театры да сугыш турында спектакль куймады", - дип канәгатьсезлек белдерде Туманов.

Барлык катнашучылар да Хезмәткә һәм оборонага әзер әзер акциясен үткәрү - ул яхшы, патриотик тәрбия бирүне көчәйтү зарур дигән фикердә. Әмма төп проблеманы Марат Бариев белдерде, аны аппонентлары хуплады.

"Мәгариф - җәмгыятьне үстерүче төп өлкә. Белемле, югары квалификацияле белгечләрдән башка бер генә тармакта да уңышка ирешә алмаячакбыз. Илгә профессиональ кадрлар кирәк. Аларны мәктәптә, вузда әзерләү зарур. Хәзер төп бурыч - мәгарифне үстерү. Мәгариф өлкәсендәге хаталарга күз йомсак, киләчәктә проблемаларыбыз тагын да күбрәк булачак", - дип ассызыклады Марат Бариев.