news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Киңәшчесе: Күп телле мәктәпләр — балаларыбыз өчен олы юлга маяк

Башкаладагы беренче комплексны быел 1 сентябрьгә тапшыру ниятләнә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күп телдә белем бирү мәктәпләре олы юлга маяк булачак дип саный. Бу фикерен ул «Казан утлары» журналына биргән интервьюсында әйткән.

«Мин әлеге мәктәпләргә бик зур өметләр баглыйм. «Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул», дип җырлыйлар бит. Менә бу мәктәпләр дә балаларыбыз өчен олы юлга, зур дөньяга маяк булсын иде. Безгә маяклар кирәк! Мин үзем буш сүзләр яратмыйм. Иң мөһиме — эшне башкарып чыгу. Башланган эш — беткән эш, ди безнең халык», — дип белдергән Шәймиев.

Ул, беренче чиратта, алты комплексны сафка бастыру ниятләнгәнен искәрткән. Икесе — Казанда. Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада — берәр. «Менә алар эшләп киткәч, бу хәрәкәт киң колачлы проектка әйләнәчәк. Хәзерге вакытта өч объектта эш кайный. Башкаладагы беренче комплексны быел 1 сентябрьгә тапшырырга тиешбез», — дигән.

Дәүләт Киңәшчесе беренче белем бирү комплексы өчен нигез итеп, Казандагы 165 нче мәктәп сайланганын искәртә. «Ни өченме? Әлеге мәктәптә берничә милләт баласы укый. Үзара аралашканда, үзләре дә сизмичә, кайчак русча сөйләшәләр, кайчак — татарча, аннан инглизчәгә күчәләр», — ди ул.

Шәһәр, районнарның генпланын төзегәндә, кайда күпме кеше яшәячәге, нинди объектлар төзеләчәге фаразлана, шул исәптән төзеләсе мәктәп урыннары да билгеләнелә. «Менә шул генпланнарда каралган мәктәпләр — нәкъ менә күп телле белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары була икән, икеләтә отабыз дигән сүз», — ди Минтимер Шәймиев.

«Татарстанда туган тел проблемаларына күз йома алмыйбыз. 1954 елда Казанга институтка керергә килгәч, мине иң рәнҗеткәне — шәһәрдә татарча сөйләшү ишетелмәве булды. Туган телдә сөйләшкән кешегә кырын карадылар. Бүген, шөкер, урамнарда күп кенә яшьләребез татарча сөйләшеп йөри. Алга таба да шулай дәвам итүен телибез икән, әлеге проблема белән тирән һәм җитди шөгыльләнү — барыбызның да уртак бурычыбыз, хәтта сәясәтебез дияр идем», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100