Казанда физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза

Олимпиадада Татарстан командасын 15 укучы тәкъдим итә

  (Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). 11-17 апрельдә Казанда физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Анда Россиянең 62 төбәгеннән 300 чамасы өлкән сыйныф укучылары катнаша.

Олимпиадада Татарстан командасын төбәк этабында спортта һәм теория турында югары нәтиҗәләргә ирешкән 15 укучы тәкъдим итә. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы шулай ук теоритик һәм практик сынаулардан тора.
Олимпиада чаралары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уза, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.