Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама Аланы мәктәбе утыз еллык юбилеен бәйрәм итә
Шушы вакыт арасында мәктәптә ике меңнән артык бала укып чыккан.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Кама Аланының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Бәйрәм концерты мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар һәм ата-аналар, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, мәгариф учреждениесе директорлары һәм мәгариф ветераннары катнашында узган.
Хәзерге вакытта мәктәп белән Наталья Рябцова җитәкчелек итә. Анда 54 укытучы эшли, шуларның 15 е — югары квалификация категориясе белән, 25 е — беренче категория белән, 13 педагог мәктәп ачылганнан бирле укыта.
Укытучылар арасында «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» һәм «ТР атказанган укытучысы» исемнәре ияләре, «Халык мәгарифе отличнигы» һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе ияләре бар.
30 ел эчендә мәктәп 2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы чыгарган, алар арасында 163е алтын медаль иясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз