25декабрьгә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләр капремонты буенча документларны тапшырырга тиеш

Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белдерде

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2013 елның 25декабренә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләр капремонты программасы буенча башкарылган эшләр актлары документларын тапшырырга тиеш.
Видеоконференцияэлемтә режимында Рөстәм Миңнехановны объектларда башкарылган эшләр буенча документларны вакытында тапшырмый торган муниципалитет җитәкчеләре белән тоташтырдылар. Аерым алганда, алар – Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә, Чистай районнары, Казан шәһәре. Кайбер районнарда экономияләнгән акча исәбенә өстәмә эшләр башкарылу сәбәпле, документлар тапшыру эше кичектерелгән.
Аннары Рөстәм Миңнехановка гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтә торган күп функцияле үзәкләр өчен билгеләнгән биналарны ремонтлау вәзгыяте турында белдерделәр. Шулай итеп, 25 күп функцияле үзәкнең өч объектында эш төгәлләнгән, калганнарында график буенча эш оештырылган. Татарстан Президенты бу мәсьәләгә игътибарлы булуны һәм республика территориясендә күп функцияле үзәкләр чынлап та эшләсен өчен барысын да эшләүне сорады. Аның сүзләренә караганда, күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлеге буенча мониторинг алып бару зарур.