Арчада этнографик диктант яздылар

Диктант район үзәк китапханәсендә узган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Арча-информ», Румия Надршина). Арчада яшәүчеләр район үзәк китапханәсендә этнографик диктант яздылар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Чара алдыннан район китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира Вафина диктантның максаты турында әйткән.

«Россиядә яшәгән төрле халыкларның үткәнен, йолаларын белү файдага гына. Мәсәлән, күрше Мари Эл Республикасында җәй хөрмәтенә нинди бәйрәм үткәрелә? Сораулар кызыклы иде. Шунда ук аста өч төрле җавабы да бар. Шуның берсен сайлап аласың», диелә район басмасы хәбәрендә.