Иннополис лицее җитәкчесе «Россиянең ел директоры» бәйгесе лауреаты булды

«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе гомуми белем бирү оешмаларының иң талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклауга юнәлдерелгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис лицее җитәкчесе Надежда Сулима «Россиянең 2021 ел директоры» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөтенроссия һөнәри берлегенең сынаулары 6-8 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсендә уза. Җиңүчене Дәүләт Кремль сараендагы тантанада 10 октябрьдә игълан итәчәкләр», - диелә хәбәрдә.

Бәйгенең Россиянең төрле төбәкләрен тәкъдим итүче ун лауреатына сынауның «Стратегик карар» дигән чираттагы этабын үтәргә кирәк. Аерым алганда, катнашучыларга кейста тәкъдим ителгән материаллар нигезендә проект әзерләргә туры киләчәк. Биш конкурсант алдагы турга узачак.

«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе гомуми белем бирү оешмаларының иң талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Шуның нәтиҗәсендә конкурс иң яхшы идарәчеләр арасыннан кадрлар резервы формалаштырачак.

«Татар-информ» агентлыгы Иннополис лицее директоры Надежда Сулима һәм Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтованың «Россиянең 2021 ел директоры» бәйгесе финалына үтүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.