Казан укучылары математика буенча халыкара олимпиадада җиңү яуладылар

Турнирда Казахстан, Индонезия, Иран, Болгария, Молдова, Румыния, Сингапур һәм башка илләрдән 151 укучы катнашты.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казан укучылары математика буенча «Туймаада» халыкара олимпиадасында төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

27нче тапкыр уздырыла торган олимпиада 1нче октябрьдән 6нчы октябрьгә кадәр дистанцион форматта узды. Турнирда Казахстан, Индонезия, Иран, Болгария, Молдова, Румыния, Сингапур һәм башка илләрдән 151 укучы катнашты.

Казан шәһәренең 131нче номерлы лицее укучылары Галия Шәрәфетдинова һәм Ралина Йосыпова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. II дәрәҗә диплом - шул ук лицейның унберенче сыйныф укучысы Розалина Миргалимовада. Аңа шулай ук «Мәсьәләнең матур чишелеше өчен» махсус приз да тапшырдылар.

II дәрәҗә дипломны Казанның 83нче номерлы лицееның 9нчы сыйныф укучысы Илнур Хәмидуллин һәм КФУ IT-лицееның 9нчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова алды.

III дәрәҗә диплом белән «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 9нчы сыйныф укучылары Булат Габитов һәм Тимур Гыйззәтуллин бүләкләнде. Моннан тыш, дипломны тугызынчы сыйныф укучылары Рафаэль Вәлиуллинга (131нче номерлы лицей) һәм Әсгать Хөснуллинга (КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее) тапшырдылар.

Олимпиаданың мактау грамотасы белән Казанның 2нче номерлы лицей-интернаты укучысы Андрей Евстафьев бүләкләнде, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • «Туймаада» олимпиадасы Ерак Көнчыгыш федераль округында һәм Россия Федерациясендә алдынгы интеллектуаль конкурсларның берсе булып тора, анда катнашучылар төгәл фәннәр өлкәсендә үз белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтә ала.