Тугызынчы сыйныфларга да Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга туры киләчәк

2008 елда Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Балтач районнары мәктәпләрендә дә 9 нчы сыйныф укучылар Бердәм имтиханны тапшырды
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Любовь Глебова хәбәр иткәнчә, киләсе уку елыннан Бердәм дәүләт имтиханын 9 нчы сыйныф укучылары да тапшыра башлаячак.
Тугызынчыларда Бердәм дәүләт имтиханын бирү буенча эксперимент 5 ел буе дәвам итте. Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә әлеге эксперимент уңышлы узган һәм яңа формадагы аттестацияне кертү үз-үзен аклый дип саныйлар , дип хәбәр итә “Российская газета”.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Балтач районнары мәктәпләрендә дә 2008 елда 9 нчы сыйныф укучылары Бердәм имтиханны тапшырды.