«Казан төрки лингвистика мәктәбе: традицияләр һәм перспективалар» конференциясе була

Моннан тыш, Зөфәр Рәмиевнең «XX гасыр башында татар әдәбияты текстологиясе» монографиясе дөнья күрде, дип хәбәр ителә ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан алынган мәгълүматта
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 9-10 октябрь көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Казан төрки лингвистика мәктәбе: традицияләр һәм перспективалар» дигән темага халыкара конференция оештыра. Әлеге фәнни-гамәли конференция күренекле тел галиме,  тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелә. Биредә ТР Фәннәр академиясе һәм Россия лингвистика фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Ататөрек исемендәге Төрек лингвистика җәмгыятенең хөрмәтле әгъзасы булган Мирфатыйх ага Зәкиевнең фәнни хезмәтләреннән китап күргәзмәсе оештыру да күздә тотыла.
Институтның текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиевнең «XX гасыр башында татар әдәбияты текстологиясе» (Казан: Алма-Лит, 2008. – 188 б.) дигән исемдәге монографиясе дөнья күрде. Басманың җаваплы мөхәррирләре профессор Резеда Ганиева, филология фәннәре кандидаты Рәисә Мусабәкова булса, рецензентлары – профессорлар Хуҗиәхмәт Мәхмүтов һәм Азат Әхмәдуллин, диелә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан алынган хәбәрдә.