Мамадыш мәктәпләрендә 19 яшь белгеч эшли башлады

Математика һәм физика буенча дефицит өлешчә ябык. Яңа эшкә килүчеләр арасында берничә инглиз теле һәм физика укытучысы бар.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән Мамадыш районы мәктәпләренә 19 яшь белгеч эшкә килгән. Муниципалитет бинасында район башлыгы Анатолий Иванов яшь укытучылар белән очрашты һәм яшь белгечләргә районга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде, ә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә балалар өчен остаз булу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

«Үзегезне исегезгә төшерегез һәм яшь хезмәттәшләрегездән артык күп таләп итмәгез. Ярдәм итәргә, өйрәтергә, юнәлтеп җибәрергә тырышыгыз», — дип мөрәҗәгать итте стажлы педагогларга район җитәкчесе.

Анатолий Иванов яшь белгечләр белән танышты, торак шартлары белән кызыксынды, иң кызыклы һәм отышлы дәүләт программалары турында сөйләде.

Яңа сезон башлану белән шәһәр мәктәпләренә алты кеше килде, авыл мәктәпләренә — җиде. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре саны икегә, ә авылда бергә арткан. «Квантум»да ике мамадышлы эшли башлаячак, мәгариф бүлегендә бер методистка күбрәк булачак.

Математика һәм физика буенча дефицит өлешчә ябык. Яңа кайткан укытучылар арасында берничә инглиз теле һәм физика укытучысы бар.

Район башлыгы үзе дә укытучылар гаиләсендә үсүе һәм хәтта Арчага документлар тапшыруы турында сөйләде. «Миннән яхшы мәгариф бүлеге җитәкчесе килеп чыгар иде», — диде Анатолий Иванов.