Казанда 165нче мәктәпне реконструкцияләүгә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк

Мәктәптә ремонт эшләре «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» күп телле белем бирү комплексын булдыру проекты кысаларында алып барыла.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанның Бичурин урамында урнашкан 165нче мәктәпне реконструкцияләү эшләренә 1 миллиард сумга якын акча тотылачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Казанның Яңа Савин районы Бичурин урамындагы „Инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 165нче урта мәктәп“ муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе бинасын реконструкцияләү. Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр, шул исәптән җиһазлар урнаштыру һәм монтажлауны финанслау лимиты — 985 миллион 234 мең 988 сум», — диелә тендер документларында.

Реконструкция барышында бинада сүтү эшләре башкарылачак, идәннәр, тәрәзәләр, ишек витражлары һәм лифтлар алыштырылачак. Биредә инженер системалары һәм сигнализация урнаштырачаклар, территорияне тәртипкә китерәчәкләр һ.б.

Реконструкцияне быелның ахырына төгәлләү күздә тотыла. Эшләр бюджеттан тыш акчалар хисабына финансланачак.

Мәктәптә ремонт эшләре «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күп телле белем бирү комплексын булдыру проекты кысаларында алып барыла. Бондаренко урамындагы әлеге мәктәп составына керә торган күп телле белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачты инде.