Галимнәр яман шешкә каршы агалтыннан ясалган препаратның арзанлы аналогын уйлап тапты

Авторлар фикеренчә, препаратларның яңа төре яман шешнең бүгенге көндә кулланыла торган даруларга «бирешмәвенә» бәйле проблеманы хәл итәргә, шулай ук аларның бәясен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия галимнәре Төркия, Иран һәм Испаниядәге хезмәттәшләре белән берлектә яман шешкә каршы агалтыннан ясалган препаратларның арзанлы аналогын уйлап тапты. Ул никель нигезендәге кушылмадан гыйбарәт. Бу хакта РИА Новости агентлыгы New Journal of Chemistry журналына сылтама белән хәбәр итә.

Яңа препаратны халыкара тикшеренүчеләр коллективы Төмән дәүләт университеты катнашында ясаган. Авторлар фикеренчә, препаратларның яңа төре яман шешнең бүгенге көндә кулланыла торган даруларга «бирешмәвенә» бәйле проблеманы хәл итәргә, шулай ук аларның бәясен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Агалтын никельгә альтернатива булачак, ул аның иң якын электрон аналогы санала. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча әлеге металл нигезендәге ике яңа кушылма үпкәдәге рак күзәнәкләрендә яман шешкә каршы активлыгын күрсәткән.