Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда 323 мәктәп укучысы коронавирус аркасында дистанцион белем алуга күчкән
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, гриппка каршы вакцинация пропагандасы көчәйтелергә тиеш.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында 323 мәктәп укучысы яңа коронавирус инфекциясе йоктыру аркасында дистанцион белем алуга күчкән. Аларның күбесе инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Һәр очрак алгоритм буенча җентекләп тикшерелә. Ике сәгать эчендә Роспотребнадзорның территориаль органнары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына белдерү кәгазе килә. Контактка кергән кешеләр даирәсе, шул исәптән укытучылар да (ихтыяҗ булган очракта) дистанцион режимга күчә. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә кагыла», - диде Башкортстан мәгариф министры.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, ул балаларның яңа уку елы башлану белән күбрәк авырый башлаячагын көткән. Аның фикеренчә, гриппка каршы вакцинация пропагандасы көчәйтелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз